Беренче китаплар нинди булган? (0+)

6 декабрь көнне, Халык сәнгате һәм Россиянең матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында, шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре 48 нче «Винни Пух» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен китапка багышланган чара уздырды. 

Балалар иң беренче китапларның тулысынча кулъязма булуы, әмма сәнәгать үсеше белән бергә язма текстларга ихтыяҗ артканнан-артуы, шунлыктан китапларның көннән-көн популярлаша баруы турында белде. Тора-бара аларны теләгән һәркем алып укый ала башлый. 

Безнең көннәрдә китаплар белем чыганагы булып кала, компьютер технологияләре үсешенә карамастан, китаплар үзләренең актуальлеген югалтмый.

Чара азагында балалар китапханәдәге әти-әниләре белән бергә алып укырлык китаплар һәм журналлар белән танышты.   

 

Поделиться: